Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Иҗтимагый палатасы: Тавыш бирү урыннарында 16,5 мең күзәтүче утыра
Күзәтүчеләр 25 июньнән башлап эшкә керешкән.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан иҗтимагый палатасы төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларына 16,5 мең күзәтүче җибәргән. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Гомумроссия тавыш бирүләренең Республика матбугат үзәгендә белдерде.
«Иҗтимагый палатадан барлыгы 16 мең 543 күзәтүче җибәрелде. Алар тавыш бирүнең барлык этапларында да эш графиклары буенча бүленгән иде. Иң мөһиме — тавыш бирүнең барлык форматларын, шул исәптән йорт яны участокларында һәм өйдә тавыш бирүне тәэмин итү. 25 июньдә барлык күзәтүчеләр дә участокларда иделәр», — диде ул.
Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, бүгенге тавыш бирү күзәтүчеләр өчен иң әһәмиятлесе. «Участокларда алты-җиде кеше эшли. Мин җидешәр күзәтүче булган өч участокта булдым, башка көннәрдә икешәр-өчәр кеше иде. Бүген участокларда тавыш бирүнең башка көннәренә караганда күбрәк күзәтүчеләр утыра», — дип аңлатты ул.
- Бөтен Россия буенча РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бара. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссияләре эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз