news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары 49 нчы яшендә вафат булды

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Юлия Ибраһимова). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кирилл Николаевич Пономарев 49 нчы яшендә вафат булды. Бу турыда “Татар-информ”га Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Гомеренең соңгы көннәрендә Кирилл Николаевич Татарстанда гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру мониторингы буенча эшче төркемне җитәкләгән.

Анатолий Фомин мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. “Бу безнең өчен, мәрхүмнең гаиләсе өчен зур югалту. Ул бик игелекле кеше иде. Җәмәгать эшлеклесе булды. Шулай ук антиквариат белән шөгыльләнә иде”, - дип әйтте Фомин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot