news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан җиңел атлеты I яшүсмерләр Олимпия уеннарында катнашуга кандидат

21-23 май көннәрендә Мәскәүдә җиңел атлетика буенча яшүсмерләр Олимпия уеннарына Ауропа сайлап алу туры узачак

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Чабаксарда Сингапурда узачак I яшүсмерләр Олимпия уеннарына Ауропа сайлап алу турына җиңел атлетика буенча сайлап алу ярышлары төгәлләнде. Ярышларда Татарстанның өч спортчысы төрле дисциплиналарда медальләр яулады.
Лениногорскидан Радель Кәшифразов (тренеры – Людмила Куцева) 400 метрлы арага йөгерүдә - көмеш, Алабугадан Виктория Кулакова (тренеры – Борис Шаманаев) – 200 метрлы, Чаллыдан Дарья Макеева (тренеры - Сергей Чистов) 100 метрлы дистанциядә бронза медальгә лаек булды. Шул рәвешчә, Радель Кәшифразов Ауропа сайлап алу турында катнашу өчен милли җыелма команда составына керде.
I яшүсмерләр Олимпия уеннарында Ауропадан бары тик 7 җиңел атлет кына катнаша ала. 21-23 май көннәрендә Мәскәүдә җиңел атлетика буенча яшүсмерләр Олимпия уеннарына Ауропа сайлап алу туры узачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100