news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан җиңел атлетлары Идел буе федераль округы чемпионатында икенче урын алган
Татарстанның 16 җиңел атлеты программаның 8 төре буенча Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә республиканы тәкъдир итте
Скопировать ссылку
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Чабаксарда җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге тәмамланды. Татарстанның 16 җиңел атлеты программаның 8 төре буенча республиканы тәкъдир итте.
Татарстан Республикасы гомуми зачетта 2 нче урынны алды, өченче урынга Түбән Новгород өлкәсе спортчылары ия, Чувашстан Республикасы ярыш лидеры булды.
Алсу Мортазина шәхси зачетта 14,06 м нәтиҗә белән 1 урынны алды, диск ыргытуда 46,02 м нәтиҗә белән Татьяна Журавлева лидерлыкка чыкты.
Кристина Эльчиева хатын-кызлар арасында биеклеккә сикерү буенча 1,7 метрга сикереп, җиңүгә иреште, ир-атлар арасында Илнур Салибҗанов 2,15 метрга сикереп, 1 урынын алды. Ольга Зәйнетдинова ядрә этәрү буенча иң көчлеләр рәтенә керде.
Татарстан спортчысы Михаил Савин сөңге ыргыту ярышында җиңде. 1500 метрга йөгерү буенча Артур Бегаев алдынгылар рәтенә чыкты, Айдар Гыйлаҗев каршылыклар аша йөгереп югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек булды, ә 3000 метрга каршылыклар аша йөгерүдә Камилла Ханипова үз көндәшләрен артта калдырды. Ринас Әхмәдиев 5000 метрга йөгерүчеләр арасында беренчелекне, Руслан Баязитов 400 метрга йөгерүдә икенче урыннарны алдылар, Татьяна Шутова 1500 метрга йөгерүдә бронза медальгә ия булды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча, 15–19 июньдә Казанда 20яшьтән 23 яшькә кадәрге җиңел атлетлар арасында узачак Россия яшьләре беренчелегендә чыгыш ясау өчен республиканың җыелма командасы оештырыла.
Җыелма командага Алсу Мортазина, Татьяна Журавлева, Кристина Эльчиева, Ринас Әхмәдиев, Сергей Михайловский, Айдар Гыйләҗев, Руслан Баязитов, Татьяна Шутова кергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot