news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Әфганстан халыкара транспорт коридоры ачарга әзерләнә

Фото: © «Татар-информ»

Россия һәм Әфганстан арасында Халыкара ислам коридоры ачарга ниятлиләр, аның башлангыч ноктасы Татарстан булачак. Проектны Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге ярдәме белән тормышка ашыру күздә тотыла.

Коридор Россия территориясе аша узарга, маршрут Татарстаннан башланырга тиеш. Алга таба – Төрекмәнстан һәм Әфганстан аша, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.

«Эш документлары әзерләнде. Якын арада өч яклы килешү имзаланыр дип көтелә. Ислам коридоры хәләл продукция ташуда мөһим элемент булачак. Киләчәктә коры җир, елга һәм диңгез буйлап та маршрутлар булдырылачак», – дип сөйләде эшлекле үзәк башлыгы.

Ул шулай ук әлеге коридорның Россия белән Әфганстан арасында продукция экспортын һәм импортын үстерүнең альтернатив маршруты булуын искәртте һәм Татарстанда бу проектны тормышка ашыру өчен бөтен инфраструктура барлыгын билгеләп үтте.

«Россиядән Әфганстанга нефть продуктлары, үсемлек майлары, он, шикәр, электротехника, нефть-газ җиһазлары, автомобиль запчастьләре җибәреләчәк. Башка маршрутлардан аермалы буларак, яңа маршрут йөк ташу бәяләренең югары булмавы белән аерылып тора», – дип сүзен төгәлләде Рөстәм Хәбибуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot