Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан хуҗалыкларында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү бара
Зәй, Азнакай, Нурлат, Аксубай, Кукмара, Алексеевск районнары иң күп үлән чаптырган.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Татарстанда кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 13 июньгә республикада 17,5 мең тонна сенаж һәм 0,37 мең тонна печән әзерләнгән. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Гомумән алганда, күпьеллык үләннәр 26 мең гектардан артык мәйданда чаптырылган, шул исәптән печән – 5,4 мең га, сенаж – 11,5 мең га, яшел азык – 9,9 мең га, диелгән әлеге хәбәрдә.
- Иң күп үлән чаптыручы районнар: Зәй (2,2 мең га), Азнакай (2,1 мең га), Нурлат (1,9 мең га), Аксубай (1,6 мең га), Кукмара (1,5 мең га) һәм Алексеевск (1,5 мең га) муниципаль районнары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз