Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан хуҗалыкларында 2020 елгы кыр эшләренә әзерлек башланды
Хуҗалыкларның запас частьләр, ремонт һәм техник сервиска тоткан чыгымнары ел саен 3,5 миллиард сумга якын тәшкил итә.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан хуҗалыкларында урып-җыю эшләре төгәлләнгәннән соң 2020 елгы кыр эшләренә әзерлек башланды. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, сезонлы кыр эшләренә әзерлек барышында авыл хуҗалыгы техникасының сыйфатлы сакланышын тәэмин итү мөһим – аның эшкә сәләтлелеге, ремонт һәм техник хезмәт күрсәтүгә чыгымнарның кимүе шуңа бәйле.
«Техниканы сыйфатсыз саклаган очракта деталь һәм узелларның ресурсы 20 процентка кадәр кими, коррозиядән килгән еллык зыянның күләме техника бәясенең 25 процентын тәшкил итәргә мөмкин», - диде министр авыл хуҗалыгы машиналарын киләсе елгы кыр эшләренә әзерләү хакында сөйләгәндә.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә машина-трактор паркының 60 проценты амортизация срогы чыккан авыл хуҗалыгы машиналарыннан тора, үзйөрешле техниканың саны елдан-ел кими, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең трактор һәм комбайннарның 3-5 процентын гына яңарту мөмкинлеге бар.
«Хуҗалыкларның запас частьләр, ремонт һәм техник сервиска тоткан чыгымнары ел саен 3,5 миллиард сумга якын тәшкил итә», - диде Җәббаров. Техниканы сезонлы кыр эшләренә әзерләүдә мөһим этап – авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм көзге-кышкы чорда аларны ремонтлау.
«Моннан алдагы еллардагы кебек үк, әлеге эш ГОСТ таләпләре нигезендә Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Нурлат, Саба, Сарман, Тукай, Ютазы муниципаль районнарында уңышлы оештырылган», - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз