news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хуҗалыкларында 170 берәмлек ясалма сугару техникасы җәлеп ителгән

Бу техниканы 13 мең гектар чамасы чәчүлек җиренә су сибүдә куллану планлаштырыла.

Татарстан хуҗалыкларында 170 берәмлек ясалма сугару техникасы җәлеп ителгән
Александр Эшкинин

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстан хуҗалыкларында 8 мең гектар авыл хуҗалыгы культурасын һәм 230 гектар җиләк-җимеш үсентеләрен ясалма сугару өчен 170 берәмлек техника җәлеп ителгән. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел республика авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары тарафыннан 346 берәмлек сугару техникасы кулланыла.

Сугару техникасын 13 мең гектар чамасы чәчүлек җиренә су сибүдә куллану планлаштырыла. Ул мәйданга бөртекле, кузаклы һәм майлы культуралар, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш культуралары утыртылган.

Хәзер Апас, Биектау, Яшел Үзән һәм Нурлат районнарында 11 сугару системасы ремонтка мохтаҗ, калганнары эшкә яраклы хәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100