news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хуҗалыкларына язгы кыр эшләренә 4,5 млрд сум күләмендә акча бирелгән

Бу барлык ярдәмнең 75 процентын тәшкил итә.

Татарстан хуҗалыкларына язгы кыр эшләренә 4,5 млрд сум күләмендә акча бирелгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан хуҗалыкларына язгы кыр эшләренә дәүләттән 4,5 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Ул бюджеттан барлыгы 6 млрд сум субсидия каралганын әйтте. Акчаның 75 проценты хуҗалыкларга инде барып ирешкән.

Министр әйтүенчә, 2020 елга дәүләт ярдәме 15,1 млрд сум тәшкил итә, шуның 10 млрд сумы — республика казнасыннан, 5,1 млрд сум — федераль бюджет акчасы.

Эш башлаучы фермерларга, гаилә фермаларына, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына 900 млн сум күләмендә грантлар каралган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 477,5 млн сум субсидияләр бүлеп биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100