Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан һөнәрчеләре үз эшләрен Якутиядә тәкъдим итте
Якутиядә Татарстан көннәре программасына кергән Казан һөнәрчеләре үз эшләрен Якутия дәүләт Опера һәм балет театры бинасында – Татарстан сәнгать осталары концерты алдыннан тәкъдим итте.
«Без традицион һөнәрчелегебез эшләрен - көмеш, күн мозаикасы, милли аксессуарлар, төрки уен коралларын алып килдек. Тамашачы бик кызыксына, һәр бизәкнең нәрсә аңлатуын сорашалар, язып алалар, фотога төшерәләр», – ди күргәзмәнең кураторы Татарстан мәдәнияте ресурслар үзәге директоры Алсу Мифтахова.
«Безнең саха халкы белән милли бизәкләрдә дә уртаклыклар күзгә ташлана. Бу биредәге халык өчен кызык. Безнең орнаменталистикада үсемлек бизәкләре күбрәк булса, аларда хайваннар тасвирланган», – ди ул.
Сәнгать осталары концерты алдыннан күргәзмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. Президентны күргәзмә белән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова таныштырды. Һөнәрчеләр үзләре дә сүзгә кушылып үз эшләнмәләре турында сөйләделәр.
Фешин исемендәге Сынлы сәнгать училищесы экспозициясе белән Рөстәм Миңнехановны һәм барлык тамашачыларны директор урынбасары Диләрә Камалова таныштырды.
«Без күргәзмәгә училище студентларының хатын-кызны ана һәм гаилә учагын саклаучы буларак ачкан картиналарын да алып килдек. Биредә декоратив панно, кием аксессуарлары буларак күн мозаикасы эшләнмәләре тәкъдим ителә», – дип экспозиция турында сөйләде ул.
Экспозициядә Казан җөе белән эшләнгән табуреткага әйләндереп булган пуфик, бизәкле сандыклар, сумкалар, кием аксессуарлары куелган.
«Безнең дизайнер бүлегендә укучы студентларыбыз татар бизәкләренең классик элементларын кулланып без графика техникасында импровизацияләр эшлибез. Алардан полиграфия продукциясе әзерләргә мөмкин», – дип дәвам итте ул.
- Якутиядә Татарстан көннәре үтте. Татарстан делегациясе Якутиягә ике самолет белән килде. Делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Татарстан көннәре Ысыах саха милли бәйрәме белән төгәлләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз