Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан хоккейчысы Россия җыелмасына Универсиададагы тәүге матчта җиңәргә ярдәм итте
Россия хоккейчылары Словакия җыелма командасын өстәмә вакытта 2:1 исәбенә отты.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Әлмәтнең «Нефтяник» командасы хоккейчысы Александр Сорокин Россия җыелмасына 2019 елгы Универсиададагы тәүге матчта җиңәргә ярдәм итте. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының рәсми порталында шул хакта хәбәр ителә.
Беренче период уртасында словак хоккейчылары исәпне ачты. Владимир Выбирал беренче голны кертте. Әмма уен тәмамланырга дүрт минут кала Россия җыелма командасы капитаны Игорь Руденков исәпне тигезләде, Егор Морозов исә өстәмә вакытта тагын бер алка кертүгә иреште. Нәтиҗәдә, Россия хоккейчылары Словакия җыелма командасын 2:1 исәбенә отты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз