news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хоккейчылары чит мәйданнарда уйный

Татарстан хоккейчылары чит мәйданнарда уйный

Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Нури Раилев). Хоккей буенча Россия чемпионатының чираттагы тур очрашуларын Татарстан командалары чит мәйданнарда уздырачак. Казанның "Ак барс" командасы бүген Новосибирск шәһәрендә җирле "Себер" командасына каршы уйный. "Себер" клубы турнир таблицасының ахырдан өченче баскычында бара. Бүгенге уенда, ниһаять, "Ак барс"ның яңа һөҗүмчесе Вячеслав Козлов та уйный.

Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы исә, Новокузнецк шәһәрендә җирле "Металлург"ка каршы чыгачак. Түбәнкамалылар плей - офф уеннарында чыгыш ясау мөмкинлеген бирүче сигезенче урыннан нибары бер очкага калыша. "Нефтехимик" соңгы уеннарда уңышлы чыгыш ясаган очракта, "бәхетле сигезлеккә" керү мөмкинлеген калдыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100