news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан хоккей сөючеләре өчен икеләтә бәйрәм
“Нефтехимик”-“Ак Барс” очрашуын тамашачылар туры эфирда карый алачак
Скопировать ссылку
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ ”). Бүген Татарстан хоккей сөючеләре өчен икеләтә бәйрәм. Түбән Кама бозында “Нефтехимик” белән “Ак Барс”очраша. Уен Мәскәү вакыты белән кичке 7 дә башлана.Татарстан командалары катнашындагы мавыктыргыч уенны турыдан-туры эфирда “Татарстан-Яңа гасыр” каналыннан күзләп булачак.
Бу командаларның уены һәрвакыт мавыктыргыч һәм тулы көрәштә уза. Көнчыгыш конференциясендә Харламов дивизионында чыгыш ясаучы якташлар быелгы сезонда 3 тапкыр очрашырга өлгерде инде. Аның нәтиҗәсе буенча өстенлек әлегә Түбән Кама хоккейчыларында. Алар ике очрашуда өстен чыкса, казанлылар бер уенны гына үз файдасына тәмамлый алды. Җиңүләрне тигезләү һәм турнир таблицасындагы хәлен тотрыклыландыру өчен “Ак Барс”ка бүген бары җиңү кирәк. “Нефтехимик”, үз чиратында, турнир таблицасында “өлкән туганыннан” өскәрәк менәргә тырышачак. Хәзергә 49 уеннан соң 85 очко туплаган “Ак Барс” гомуми таблицаның 8 нче баскычында, аннан 5 очкого калышкан “Нефтехимик”-11 нче баскычында бара.
Татарстан командалары ил чемпионатларында моңарчы 44 тапкыр очрашкан. Казанлылар ягында 29 җиңү булса, “Нефтехимик” 10 уенда өстен чыккан. 5 очрашу уртак исәпкә тәмамланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2