news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстан хоккей клублары кунакта җиңеп кайтты

^Татарстан хоккей клублары кунакта җиңеп кайтты

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” һәм Түбән Каманың “Нефтехимик” командалары Россия хоккей суперлигасы чемпионаты турында җиңү яуладылар. Зиннәтулла Билалетдинов кул астында уйнаучылар Череповецта җирле “Северсталь” (5:3) командасын җиңде. “Ак Барс” командасы составында уйнаучы Вячеслав Козлов беренче периодның икенче минутында ук, матч исәбен ачып беренче алканы кертте. Период уртасында Кривокрасовның төгәл бирүе нәтиҗәсендә, боз хуҗалары исәпне тигезләде, әмма кунаклар беренче тәнәфескә өстенлек белән киттеләр: Ковалев сан ягыннан өстенлекне файдаланды. Икенче периодта бер генә алка да кертә алмадылар, өченче периодта бер-бер артлы биш алка кертелде, аларның өчесе “Северсталь” голкиперы Салфицки капкасына керде. “Ак барс” составында Лисин һәм Зарипов үзләрен күрсәтте.

“Нефтехимик”, Санкт-Петербургта җирле СКА (6:2) командасы белән уйнап, тагын да ышанычлырак җиңү яулады. 3:0 исәбенә Всеволод Елфимов дружинасы файдасына тәмамланган матчта беренче периодта ук барысы да билгеле иде. Алкаларны Дроздецкий, Платонов һәм Коньков керттеләр. Матчның калган өлешендә Түбән Камалылар янә аерылып торды (Коньков икенче алкасын кертте, аннан тыш Поперечный һәм Грабовский берәр шайба кертте).

Әлеге җиңүләре белән Татарстанның ике клубы да суперлигада үз позицияләрен ныгытты. “Ак Барс” элеккечә үк дүртенче урында, ләкин икенче урындагы “Лада”дан бары тик ике очкога гына калыша. “Нефтехимик” исә сигезенче позициясен ныгытып, үзенең плей-офф юлламасы өчен көрәштә төп конкуренты булган “Химик”ны өч очкога узып китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100