news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан химия һәм биология укытучылары катнашында Интернет-форум башланды

Ике көн дәвам итәчәк әлеге чара укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән педагогларның тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнәчәк

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Бүген республиканың химия һәм биология укытучылары катнашында Интернет-форум башланды. Ике көн дәвам итәчәк әлеге чара укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән педагогларның тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнәчәк. Шулай ук химия һәм биология предметларын укытуның сыйфатын күтәрү күз алдында тотыла.

Форум вакытында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның, министрлыкның башка җитәкчеләренең, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Шәйхелисламовның, биология һәм химия предмет комиссиясе рәисләренең чыгышлары көтелә.

Рәсми мәгълүматка караганда, Интернет форум вакытында алынган сорауларга химия буенча предмет комиссиясе рәисе Г.Хисамиев, министрлыкның гомуми белем бирү бүлеге баш киңәшчесе С.Артемьева, Республика белем бирү сыйфатын тикшерү үзәге белгечләре һәм башкалар җавап бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot