news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хезмәт министрлыгы киләсе атнада өстәмә ял көне турында искә төшерде

20 июльдә республикада Татарстан Президенты Указы нигезендә Корбан гаете башлана.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Надежда Захарова). Киләсе атнаның сишәмбесе, 20 июль, Татарстан Президенты Указы нигезендә бәйрәм эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Бу көнне республикада Корбан гаете башлана, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Моннан тыш, алдагы көнне, 19 июльдә, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

 «Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 маддәсенең 1 өлешендә күрсәтелгәнчә, эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Татарстанда бу бәйрәмне ничек билгеләп үтү ниятләнүе, көтелгән чаралар, антиковид кагыйдәләре хакында «Татар-информ» материалында хәбәр ителә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100