news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Хезмәт министрлыгы июль аенда булачак өстәмә ял көне турында сөйләде

Татарстанда 20нче июль эшләми торган ял көне булачак, ә 19 июльдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда июль аенда өстәмә ял көне булачак, дип хәбәр иттеләр республиканың Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

«Ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча Корбан гаете туры килә торган көн Татарстан Президенты карары белән билгеләнә. Республиканың Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, 2021 елда мөселманнарның Корбан бәйрәме көне 20 июльгә туры килә», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда 20нче июль эшләми торган ял көне булачак. 19 июльдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

Алдарак «Татар-информ» республика Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның Ураза һәм Корбан гаете бәйрәмнәрен уздыру көннәрен раслады дип хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot