Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан хезмәт хакы буенча Идел буе федераль округы төбәкләре өчлегенә кергән
2018 елның гыйнвар—октябрь айларында төбәктә уртача хезмәт хакы 8,4 процентка арткан.
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча традицион рәвештә алдынгы төбәкләр исемлегенә керә. Ел нәтиҗәләре буенча безнең төбәк Пермь краеннан соң икенче урында. Бу турыда “Татар-информ”га интервьюда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте
“2018 елның гыйнвар — октябрь айларында төбәктә уртача хезмәт хакы 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда 8,4 процентка артты һәм ул 34 мең сумны тәшкил итә”, - дип хәбәр итте министр.
Эльмира Зарипова мәгълүматлары нигезендә, узып баручы елда иң мөһим вакыйга булып, республикада минималь хезмәт хакы күләмен эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменә кадәр күтәрү тора. Ул хәзер 2018 елның 1 маеннан 11 163 сумны тәшкил итә.
“2019 елның 1 гыйнварыннан әлеге сумма 11280 булачак. Эш бирүче хезмәт хакын минималь хезмәт хакы күләменнән түбән түләргә тиеш түгел”, - дип билгеләп үтте спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз