Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан хезмәт базарында токарь, эретеп ябыштыручы һөнәрләренә ихтыяҗ арткан
Хезмәт базары белгече сүзләренчә, эшче профессияләрнең популярлашуына “Ворлдскиллс” хәрәкәте сәбәпче..
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада эшче һөнәрләргә ихтыяҗ арткан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә хезмәт базары белгече Александра Севостьянова әйтте.
“Быел Татарстанда эшче һөнәрләр өлкәсе тиз арада үсә торган тармак булып санала. Югары квалификацияле белгечләргә сорау зур. Ел башыннан эшче вакансияләренә ихтыяҗ 60 %ка арткан. Бүген әлеге тармакта бер урынга бер резюме туры килә. Әйтик, токарь, эретеп ябыштыручыларга аена уртача – 70, көйләүчеләргә (наладчик) - 55, фрезеровщикларга 54 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр”, - диде хезмәт базары белгече Александра Севостьянова.
Белгеч сүзләренчә, эшче профессияләрнең популярлашуына “Ворлдскиллс” хәрәкәте сәбәпче.
“Ворлдскиллс” җитештерү сәнәгатенә игътибарны арттырды. Бүген 6,4 разрядлы токарь престижлы һөнәр санала. Ул – киләчәк профессиясе”, - диде Алексадра Севостьянова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз