Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан хастаханәләре яман шешне дәвалау өчен мөһим булган 300 төргәк препарат алачак
Химия терапиясе үткәрү өчен «Мелфалан» 948 мең сумга төшәчәк.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 2019 ел ахырына кадәр Татарстан хастаханәләре яман шешне дәвалау өчен 300 төргәк препарат алачак. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
«Мелфалан» препараты кан рагы һәм аналык бизләре яман шеше химиотерапиясендә кулланыла. Препарат сатып алуга кимендә 948 мең сум акча тотылачак.
Сатып алу комиссия эше стадиясендә.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама вакытында якындагы алты елда онкология авырулары белән көрәшкә 1 трлн сумнан да ким булмаган күләмдә акча юнәлдерү планлаштырыла, диде.
«Сәламәтлек саклау» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан 129 млрд сум акча алачак. Хәзерге вакытта Чаллыда яңа онкология үзәген проектлаштыру бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз