news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хастаханәләре грипп эпидемиясенә әзер

Ихтыяҗ булса, Татарстан клиникаларында ятак урыннар санын 1 меңгә кадәр җиткерү мөмкинлеге бар.

Татарстан хастаханәләре грипп эпидемиясенә әзер
архив

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әгәр грипп белән авыручылар артса, Татарстан хастаханәләре грипп эпидемиясенә әзер. Бу хакта журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов әйтте.

Аның сүзләренчә, ихтыяҗ булса, Татарстан клиникаларында ятак урыннар санын 1 меңгә кадәр арттырачаклар, хастаханәләр 12 сәгатьлек эш режимына күчә ала.

«Авыручыларны хастаханәгә салу өчен, Казан, Чаллыда, район хастаханәләрендә йогышлы авыруларны дәвалау бүлекләрендә 865 урын бар. Грипп һәм ОРВИ эпидемия чигеннән артса, 1 меңнән артык урын әзерләү мөмкинлеге бар. Амбулатор медицина оешмалары, ял көннәрен дә кертеп, 12 сәгатьлек эш режимына да күчә ала», — диде Илдар Фатыйхов.

Ул лаборатор хезмәтләр эше көчәйтелгәнен, гриппка каршы дарулар запасы җитәрлек булуын әйтте.

Быел республика халкының 51 процентына диярлек грипттан прививка ясалган. ОРВИ һәм грипп республикада, тулаем алганда, эпидемия чигеннән әле түбән, Алабуга һәм Казанда эпидемия чигеннән югарырак.

news_right_1
news_right_2
news_bot