Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Якутия туган телләрне саклау мәсьәләләренә багышланган телекүпер үткәрәчәк
Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын кулланып туган телне саклау мәсьәләләренә багышланган телекүпер үткәрәчәк. Бу хакта «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов хәбәр итте.
«Якутиядә дә бездәге кебек үк бурыч – туган телне һәм традицияләрне саклап калу. Бу мәсьәләдә безгә алардан өйрәнерлек нәрсәләр бар», – дип билгеләде Әминов.
Медиаменеджер сүзләренчә, Якутиядә яшь буын өчен туган телдә контент – фильмнар, мультфильмнар, сериаллар һәм башкалар булдыру яхшы үсеш ала.
«Июньдә аларның барлык кинотеатрларында мультфильм прокатка чыга, ул бик популяр булачак. Күршеләребезнең үсешен күреп, безгә алардан калышу гөнаһ», – дип ассызыклады Әминов.
«Велосипед уйлап табарга» кирәкми, башкаларның тәҗрибәсеннән файдаланырга була, дип белдерде ул азактан. «Без дә күп кенә мәсьәләләрдә үз тәҗрибәбез белән уртаклаша алабыз», – дип йомгаклады Илшат Әминов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз