news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Хубэй провинциясе хезмәттәшлек турында меморандум имзалады

Татарстан һәм Хубэй провинциясе хезмәттәшлек турында меморандум имзалады
Фото: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Телеграм-каналы

«Ростки» форумында Татарстан Хөкүмәте һәм Кытай Халык Республикасының Хубэй провинциясе Халык хөкүмәте арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. Документны Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Кытай Коммунистлар партиясе партия төркеме секретаре, Хубэй провинциясенең Халык сәяси консультатив советы рәисе Сунь Вэй имзалады. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Яклар сәүдә-икътисади һәм инвестицион элемтәләрне үстерү өчен ярдәм күрсәтү, икътисадның төрле тармакларындагы һәрьяклы элемтәләр өчен уңай шартлар тудыру һәм ике якны да кызыксындыра торган башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү турында килеште.

Хубэй провинциясе Идел буе федераль округы төбәкләрен һәм Кытайдагы Янцзы елгасының югары һәм урта агымы провинцияләрен берләштерүче «Идел-Янцзы» Россия-Кытай төбәкара хезмәттәшлек форматына керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot