Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Үзбәкстан Фәннәр академияләре хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстан һәм Үзбәкстан Фәннәр академияләре хезмәттәшлек турында меморандум төзеде. Документны ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм Үзбәкстан Фәннәр академиясе президенты Шәүкәт Әюпов имзалады.
«Без Үзбәкстан белән күптән тыгыз мөнәсәбәтләрдә. Үзбәкстан Фәннәр академиясенең югары уку йортлары һәм төбәк бүлекләре белән килешүләребез бар», – дип сөйләде журналистларга Рифкать Миңнеханов.
Үзбәкстан делегациясе Казанга 1 декабрьдә Лобачевский исемендәге премия лауреатын бүләкләү тантанасына килде. Бу илнең Фәннәр академиясе президенты әлеге премияне тапшыру комиссиясе әгъзасы булып тора.
«Без [Татарстан] Фәннәр академиясе белән элемтәгә кердек һәм бу ике чараны берләштерергә булдык: кичә премия тапшырдык, ә бүген Үзбәкстан Фәннәр академиясе белән Татарстан Фәннәр академиясе арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаладык», – дип сөйләде Әюпов.
Президентларның очрашуы Үзбәкстан мәдәнияте көненә туры килде. Исегезгә төшерик, кичә бу вакыйга кысаларында Татарстан Рәисе белән Үзбәкстан Фәннәр академиясе җитәкчесе картиналар күргәзмәсендә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз