news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Удмуртиянең мәктәп, гаилә театрлары Тинчурин театрында чыгыш ясаячак

Казанда октябрь ахыры – ноябрь башында «Театрның яше юк» II республика фестиваль-бәйгесе һәм «Гаилә традицияләре» гаилә театрларының сайлап алу этаплары башлана. Бу хакта республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Анда катнашу өчен Татарстанның төрле почмаклары, шулай ук Ижевскидагы (Удмуртия) мәктәп һәм гаилә театрларыннан 70 гариза килгән.

Сайлап алу этаплары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак, фестиваль исә 8 ноябрьдә гала-концерт белән тәмамланачак. Чарада шулай ук җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да үткәрелә. Аларның барысын да театр шефлыкка алачак.

Министрлыкта чараның Россиядә Владимир Путин указы белән игълан ителгән Гаилә елына багышлануын билгеләп үттеләр. Аны оештыру «Мәдәният», «Демография» илкүләм проектларының максат һәм бурычларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot