news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм тагын алты төбәк мәктәпләр төзелеш өчен 4,5 млрд сум акча алачак

Россия Хөкүмәте бюджеттан бушаган 4,5 млрд сумны төбәкләрдә яңа мәктәпләр төзелеше өчен бирәчәк. Бу акча Татарстан, Төньяк Осетия, Приморье крае, Ингушетия, Якутия, Пенза һәм Владимир өлкәләре арасында бүленәчәк. Бу хакта Кабинетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу акча төбәкләргә заманча һәм яхшы җиһазландырылган тугыз гомуми белем бирү оешмасын төзеп бетерергә һәм укучыларга 8 мең урын булдырырга ярдәм итәчәк. Бу балалар өчен сыйфатлы белемне үтемле итәргә булыша», – диде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин.

Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык төбәкләрендә дә балалар өчен белем бирүнең яхшырак шартларын тәэмин итү планнарын төгәл үтәргә кирәклеген берничә мәртәбә әйткән.

Алдарак Татарстанның Төзелеш министрлыгында республикада илкүләм проект буенча төзелә торган 11 мәктәпнең әзерлеге 50 проценттан артып китте дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100