news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Смоленск өлкәсе парламентлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Татарстан һәм Смоленск өлкәсе парламентлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Фото: ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан һәм Смоленск өлкәсе парламентлары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы булды. Документка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Смоленск өлкә Думасы Рәисе Игорь Ляхов кул куйды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу - законнар чыгару һәм хокук куллану практикасы өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне активлаштыруга юнәлдерелгән беренче парламентара килешү. Яклар әлеге хезмәттәшлек федераль дәрәҗәдә закон чыгару инициативалары буенча бердәм позицияләр булдырырга һәм Россиянең хокукый кырын гармонияләштерүне ныгытырга мөмкинлек бирер дип өметләнә.

«Россия Федерациясенең уңышлы эшләүче актив төбәкләренә зур хөрмәт белән карыйм. Без бер-беребездән өйрәнәбез һәм бер-беребезгә ярдәм итәбез. Бүген Смоленск өлкә Думасы белән парламентара килешүгә кул куеп, без элемтәләрне тагын да ныгытабыз, тыгыз хезмәттәшлекнең яңа сәхифәсен ачабыз. Безгә килүегезгә шатмын!» – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан -күпмилләтле төбәк, анда 175 милләт вәкиле яши, республика уникаль мәдәниятләрне һәм традицияләрне күз карасыдай саклый. Очрашу кысаларында кунакларны бүген Аккош күле янында уза торган Сабан туена чакырдылар. «Безнең багланышлар, дустанә мөнәсәбәтләр халкыбызга файда китерер дип ышанам», – диде Смоленск өлкә Думасы Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot