news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Санкт-Петербург закон чыгаручылары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Имзаларны төбәк дәүләт хакимиятенең ике закон чыгару органы җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Александр Бельский куйдылар.

Килешү парламентара багланышларны һәм законнар чыгару өлкәсендәге хезмәттәшлекне алга таба да киңәйтү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Документта, хезмәттәшлек кысаларында яклар парламент эшчәнлеге тәҗрибәсе белән алмаша, үзара эшлекле элемтәләргә ярдәм итә, дип язылган. Парламентарийлар шулай ук гражданнарның иҗтимагый берләшмәләре арасында гуманитар-мәдәни элемтәләрне киңәйтү турында килештеләр.

Республика парламенты башлыгы Татарстан Дәүләт Советы һәм Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе арасында хезмәттәшлек турында беренче килешүгә 2010 елның июнендә имза салынуын искәртте. «Парламентара элемтәләр бик мөһим, бигрәк тә хәзер, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – элек имзаланган килешү заманча шартларда яңартуны таләп итте».

Дәүләт Советы Рәисе яңа Килешүне анык эчтәлек белән тулыландырып, профильле комитетлар, фракцияләр һәм депутат төркемнәре дәрәҗәсендә парламентара хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк, дип ассызыклады. «Ике парламентта да уңай тәҗрибә бар», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, Килешү нигезләмәләрен үтәү буенча эшләнәчәк «юл картасында», Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, башкарма хакимият органнарының, төбәк министрлыкларының һәм ведомстволарының катнашуын исәпкә алырга кирәк.

Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе Рәисе Александр Бельский Татарстан парламентында җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Төньяк башкаланың закон чыгару Собраниесе башлыгы ассызыклаганча, Татарстанның Санкт-Петербург белән хезмәттәшлектә аерым сәхияфәсе бар. «Нәкъ менә Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград камалышыннан чыгарылган балаларны үзенә кабул итте, – дип билгеләп үтте Александр Бельский, – 2024 елда без Ленинградны тулысынча азат итүнең һәм блокаданы алуның 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу Санкт-Петербург өчен бик мөһим вакыйга. Күп чаралар планлаштырылган. Татарстан делегациясе дә бәйрәмнәрдә һичшиксез булыр дип уйлыйм».

Килешү турында сөйләгәндә, Александр Бельский документны имзалау йомгаклары буенча һичшиксез «юл картасы» эшләнәчәк, дип ышандырды. Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләре арасында ул мәгариф һәм мәдәният, спорт өлкәләрен билгеләде. «Безне иң яхшы спорт командаларының бер исеме – «Зенит» футбол (Санкт-Петербург) һәм «Зенит» волейбол (Татарстан) клублары да берләштерә», – дип белдерде Санкт-Петербург Закон чыгару Собраниесе спикеры. Моннан тыш, Санкт-Петербургта волейбол академиясен төзү планлаштырыла.

Парламентара хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалау Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе Рәисе Александр Бельский җитәкчелегендәге парламент делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100