Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Самара матбугат чаралары мәгълүмат алмашу турында килешү имзалады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Татмедиа» АҖ холдингы «Самара өлкә тапшырулар агентлыгы» («СОВА») медиахолдингы белән хезмәттәшлек итү турында меморандум имзалады.
«ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самарада эш сәфәре белән булганнан соң Татарстан һәм Самара гаммәви мәгълүмат чаралары арасында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм үзара мәгълүмат алмашу инициативасы белән чыкты. Шушы хезмәттәшлек кысаларында меморандум имзаланды», - дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
Үзара хезмәттәшлек кысаларында «Татмедиа» һәм «СОВА» даими рәвештә видео, телевизион программалар, мәгълүмати хәбәрләр, фотолар һәм аналитик материалларны үз эченә алган рус телендәге мәгълүмати материаллар белән алмашачак.
«Безнең төп эш цифрлы юнәлештә хезмәттәшлек итү буенча алып барылачак, ягъни телевизион яки интернет-тапшырулар әзерләячәкбез, интернет мәгълүмат чаралары һәм басма матбугат проектларында катнашачакбыз», - дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына «СОВА» медиахолдингы директоры вазифаларын башкаручы Олег Гутов.
«СОВА» - Самараның зур медиахолдингы, ул «Губерния» телерадиокомпаниясен, «Волжская коммуна» газетасын, «Кому на Волге» интернет-журналын һәм социаль челтәрләрне берләштерә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз