Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Россиянең тагын алты төбәге бердәм илкүләм елга туристик маршрутына керде
Россиядә бердәм илкүләм елга туристик маршруты булдырылды. Әлеге маршрутта «Идел буйлап сәяхәт» инициативасына керүче илнең җиде төбәге (Татарстан, Мордовия, Марий Эл республикалары, Ульяновск, Түбән Новгород, Саратов өлкәләре һәм Пермь крае) урын алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога сылтама белән хәбәр итә.
«Мин кураторлык итә торган Идел буе федераль округында җиде төбәкнең: Татарстан, Мордовия, Марий Эл республикалары, Ульяновск, Түбән Новгород, Саратов өлкәләре һәм Пермь краеның туристик проектлары «Идел буйлап сәяхәт» инициативасына керә. Нәтиҗәдә, бердәм илкүләм елга туристик маршруты барлыкка килде», - диде ул.
Чернышенко билгеләп үткәнчә, әлеге төбәкләрдә елга флоты яңартылачак, причаллар һәм елга вокзаллары төзеләчәк. Киләчәктә маршрутка Россиянең башка төбәкләре дә кушылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз