Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Россия почтасы үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Бүген «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында Татарстан Хөкүмәте һәм «Россия почтасы» АҖ арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Документны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия почтасы» АҖ генераль директоры һәм идарә рәисе Михаил Волков имзалады.
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы Казанда 18-19 августта уза. Форумга 32 илдән, Россиянең 59 төбәгеннән һәм Кытай Халык Республикасының 24 территориаль административ бүлекчәсеннән катнашучылар теркәлгән. Форумда барлыгы 10 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.
ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев сүзләренчә, килешү, беренче чиратта, Россия почтасының республикадагы авыл бүлекчәләренә кагылачак. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда ул барлык зур җирлекләрдә дә бар һәм авыл торак пунктларында яшәүчеләр аның хезмәтләреннән файдалана ала.
«Хезмәттәшлекне алга таба үстерү, авыл почта бүлекчәләрен субсидияләү, почта бүлекчәләре хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр, авыл бүлекчәләрен ремонтлау программасы һәм инфраструктураны алга таба үстерү», – дип санап үтте Яковлев килешүгә кагылачак өлкәләрне.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз