news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы партнерлык турында килешү имзалады

Татарстан һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы партнерлык турында килешү имзалады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында мәгариф һәм фәнни-техник партнерлык турында килешү төзелде. Килешүне имзалау Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашуы кысаларында булды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Әңгәмә барышында Татарстан Рәисе кыскача сөйләгәнчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 4,6 млн тоннадан артык ашлык җыелган, 2,2 млн тонна шикәр чөгендере үстерелгән, 1,2 млн тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә җитештерелгән. Аның сүзләренә караганда, быел да мул уңыш көтелә.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын билгеләп үтәсем килә. Безнең өчен бу меңләгән гаилә язмышы һәм авылларыбызның йөзе», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул аңлатканча, узган ел республикада бу программа буенча 164 социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объекты төзелгән һәм модернизацияләнгән. Бу, аерым алганда, кан тамырлары үзәге, мәктәп, балалар бакчасы, яшьләр үзәге. Шулай ук 18 километрдан артык коммуналь челтәр салынган, башка эшләр башкарылган. Агымдагы елда 420 объект финансланган.

Очрашу азагында ике килешү имзаланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot