news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Марий Эл республикалар арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан һәм Марий Эл республикалары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Марий Эл башлыгы Юрий Зайцев имза куйды. Килешү сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдәге хезмәттәшлеккә кагыла.

Бүген шулай ук Россия сыйфат системасы (Роскачество), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты арасында хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешү имзаланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100