news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм «ЛУКОЙЛ» хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Татарстан Хөкүмәте һәм «ЛУКОЙЛ» компаниясе хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Ул 2030 елга кадәр гамәлдә булачак. Документны гамәлгә ашыру республиканың ягулык-энергетика секторын ныгытырга һәм аның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яклар республика территориясендә чимал базасын үзләштерүгә, нефть һәм газ чыга торган урыннарны эшкәртүгә, нефть һәм газны транспортировкалауга, шулай ук җитештерү белән идарә итү системасын камилләштерүгә юнәлтелгән озак вакытлы программаларны бергәләп үстерү турында килеште.

Инде өч дистә ел дәвамында компания Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерә. Мәсәлән, республика территориясендә РИТЭК предприятиесе – корпорациянең авыр чыгарыла торган запаслар белән эшләү өлкәсенә алдынгы технологияләр кертү белән шөгыльләнүче фәнни-техник үзәге эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot