Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Луганск Халык Республикасының яшь белгечләре уртак проектлар булдырачак
6-13 ноябрьдә Казанда Татарстан һәм Луганск Халык Республикасы яшь белгечләре арасында төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән «Бердәмлек күпере» форумы узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара кысаларында Луганск Халык Республикасыннан, шул исәптән Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләреннән килгән 40 вәкил һәм Татарстан Республикасыннан шул ук сандагы яшь профессионаллар тәҗрибә алышачак, шәхси элемтәләр урнаштырачак һәм уртак проектлар гамәлгә ашырачак.
Катнашучылар парларга бүленеп эшләячәк. Мәсәлән, ике төбәкнең рус теле укытучылары бер-берсенең укыту методикаларын өйрәнәчәк, ә дәүләт хезмәткәрләре идарә итү һәм нәтиҗәле карарлар булдыру алымнары турында фикер алыша алачак.
Луганск Халык Республикасыннан килгән кунаклар өчен бай мәдәни программа әзерләнә: Казанның истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр, татар аш-суы традицияләре белән танышу һәм спорт чараларында катнашу һәм башкалар.
Үсешнең иҗади аспектларына аерым игътибар биреләчәк: катнашучылар Татарстанның инновацион стандартларының уңышлары белән танышачак, интерактив хакатоннарда һәм иҗади практикаларда катнашачак.
«Бердәмлек күпере» форумы – ике төбәктәге яшьләрнең озак вакытлы хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыручы мөһим инициатива. Бик бай программа әзерләнә. Форум кысаларында иң яхшы тәҗрибәләрне берләштерә һәм иң яхшы проектларга финанс ярдәме күрсәтә, аларны ил дәрәҗәсендә масштаблый алырбыз, дип ышанам», – диде министр вазифаларын башкаручы – ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Форумны Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз