news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Кытай медиа өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Татарстан һәм Кытай медиа өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Фото: «Татар-информ»

Кытайның Урумчи шәһәрендә Кытай Халык Республикасының Синьцзян радиотелевизион станциясе һәм «Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТНВ генераль директоры Илшат Әминов кул куйды. «Бер пояс, бер юл» документаль фильмы форумында Татарстан Республикасын шулай ук «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итә.

Килешү документаль фильмнар, кыска видеороликлар һәм башка аудиовизуаль программаларны бергәләп җитештерүне һәм трансляцияләүне күздә тота.

Игътибар үзәгендә – ике якны да кызыксындырган темалар, шул исәптән мәдәни алмашу, мәдәният һәм туризм интеграциясе, гуманитар һәм регионара хезмәттәшлек. Иҗат ителгән материалларны яклар үз медиаплатформаларында күрсәтергә планлаштыралар.

Партнерлыкның аерым юнәлеше – кадрлар алмашу. Сүз яшь журналистлар белән алмашу, уртак интервьюлар, өйрәтү чаралары һәм медиатармак белгечләренең үзара профессиональ хезмәттәшлеге өчен мәйданчык булдыру турында бара.

Моннан тыш, яклар яңа медиа белән идарә итү, җитештерү һәм тапшырулар технологияләре, ясалма фәһем куллану кебек өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot