Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Чечня мөфтиләре өммәт тормышындагы вакыйгалар турында фикер алышты
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня Республикасы мөфтие шәйх Сәлах-хаҗи Межиев белән очрашты. Очрашу Чечня Республикасы мөфтияте бинасында үтте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Ике кардәш республиканың дини лидерлары төбәкләрдәге дини вәзгыять хакында фикер алышты, мөфтиятләрнең төрле эшчәнлек өлкәләрендәге соңгы казанышлары турында сөйләде, өммәт тормышындагы вакыйгалар турында фикер алышты.
Сөйләшү барышында Газа секторындагы ситуация һәм гуманитар ярдәм җибәрү темасы аерым урын алды.
Татарстан һәм Чечня мөфтиләре әңгәмәсендә дини оешмаларның төрле өлкәләрдә үзара хезмәттәшлеге дә күтәрелде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары башлыгы Чечня Республикасына Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үткәрелгән «Россия – безнең уртак йортыбыз» Россия Федерациясендә милләтара һәм динара хезмәттәшлек» Россиякүләм фәнни-гамәли форумында катнашу өчен килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз