Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Белоруссиянең Брест өлкәсе хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасының Брест өлкә башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик кул куйды. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Килешү сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне күздә тота, дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Петр Пархомчик җитәкчелегендәге Брест өлкәсе делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде. Бүген ул Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Әңгәмәдәшләр төбәкара дәрәҗәдә үзара файдалы хезмәттәшлек, делегацияләр алмашу һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә алдагы адымнар турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз