Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Белоруссия җиңел сәнәгатьтә хезмәттәшлек турында фикер алышты
Минскида Татарстан җиңел сәнәгать предприятиеләре һәм «Беллегпром» концерны рәисе Надежда Лазаревич катнашында түгәрәк өстәл узды, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында. Республика делегациясен ТР премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкләде.
«Беллегпром» – Белоруссиянең җиңел сәнәгать йөзен формалаштыручы иң эре дәүләт холдингы, ул 68 оешманы берләштерә.
Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, Татарстанда җиңел сәнәгать үскән, әмма тукымаларның, материалларның һәм галантереяләрнең күп өлешен республика Кытайдан сатып ала. Аның сүзләренчә, эшне чит ил чималына бәйлелекне киметү өчен җайларга кирәк. Ул ассызыклаганча, Белоруссиядә җиңел сәнәгать югары дәрәҗәдә, һәм уртак эш яхшы нәтиҗә бирә алыр иде.
Перспектив юнәлешләрнең берсе дип мәктәп формасы һәм махсус киемнәр җитештерүдә хезмәттәшлек аталды. Белоруссия җитештерүчеләре Татарстанның тегү предприятиеләренә үз тукымаларын һәм фурнитураларын тәкъдим итәргә әзер. Белоруссиядә текстиль продукциясен җитештерүче иң эре «Моготекс» компаниясе Татарстан белән хезмәттәшлек итә инде, ассортиментны киңәйтү турында фикер алышалар.
Делегация шулай ук тулы цикллы текстиль продукциясе җитештерүче «Камволь»да һәм сумкалар һәм күн галантереясе җитештерүче «Галантэй» предприятиесендә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз