Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Беларусь мәдәният министрлары хезмәттәшлек турында юл картасын имзалады
Татарстан һәм Беларусь Республикалары мәдәният министрлары - Ирада Әюпова һәм Руслан Чернецкий ведомстволар арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне үтәү буенча юл картасын имзаладылар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Документ Беларусь Республикасы һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында имзаланды.
Ирада Әюпова шулай ук доклад белән чыгыш ясады, ике яклы мәдәни элемтәләрнең үсеш динамикасы һәм аларның тарихи нигезләре турында сөйләде.
«Безнең хезмәттәшлек көн тәртибе бик нәтиҗәле, һәм мин бер-беребезгә бу игътибар сүнмәячәк дип ышанам. Бездә вакыт белән дә, шартлар белән дә җимереп булмый торган беркетмәләр бар», – дигән ышаныч белдерде ул.
Чара кысаларында шулай ук дәүләт бүләкләре тапшырылды. Мәдәни элемтәләрне үстерүгә сизелерлек шәхси өлешен керткәннәре өчен БР Мәдәният министрлыгының «Беларусь мәдәнияте үсешенә өлеш керткән өчен» күкрәк билгесе белән Ирада Әюпова һәм РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Малышев бүләкләнде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз