news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Башкортстанда дошман БПЛАлары бәреп төшерелде

Бүген Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр дошманның 111 БПЛАсы тотылган. БПЛА юк ителгән төбәкләр арасында Татарстан һәм Башкортстан да бар, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.

«Көн дәвамында, Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Белгород, Брянск, Курск, Орлов, Тула, Калуга өлкәләре, Мәскәү регионы, Краснодар крае, Кырым, Башкортстан, Татарстан Республикалары һәм Азов һәм Кара диңгез акваторияләре өстеннән 111 Украина очкыч тибындагы пилотсыз очу аппараты тотылды һәм юк ителде» – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot