news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Башкортстан чигендә Ык елгасы аша салынган күперне төзекләндерәләр

Татарстан һәм Башкортстан чигендә Ык елгасы аша салынган авария хәлендәге күперне (аның аша Татарстанның Ютазы районындагы Урыссу бистәсен Башкортстанның Октябрьский шәһәре белән тоташтыра торган юл уза) төзекләндерү өчен Башкортстан хөкүмәте 980 миллион сум акча юнәлдерергә җыена. Дәүләт сатып алулары сайтында шул хакта мәгълүмат чыкты.

Тендер документларыннан күренгәнчә, иске күперне сүтәчәкләр, ә аның урынына 238,52 метр озынлыгындагы яңасын төзиячәкләр. Корылма һәркайсы 33 метр тәшкил иткән җиде торыкны үз эченә алачак.

Җир полотносының киңлеге – 12 метр, күпергә килү юлында 14,5 метр тәшкил итә. Корылма буйлап ике иминлек полосасы (һәркайсының киңлеге – 1,5 метр) һәм ике тротуары (һәркайсының киңлеге – бер метр) булган киңлеге 7 метрлы ике полосалы юл узачак.

Эш барышында технологик юл һәм вакытлы күпер төзергә ниятлиләр. Алга таба алар сүтелергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot