news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Башкортстан чигендә күперне су баскан

Татарстан һәм Башкортстан чигендә күперне су баскан

Азнакай районында Тымытык авылы янында Татарстан белән Башкортстанны тоташтыра торган Ык елгасы аша тәбәнәк күперне су баскан. Су басу сәбәпле, күпер буенча хәрәкәт ябык, тыю билгеләре куелган, халык белән аңлату әңгәмәләре үткәрелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

«Вакытлы гидрологик пост мәгълүматлары буенча күпер өстендә ташкын 10 см тәшкил итә. Торак йортлар су басу зонасына эләкми, торак пункт белән транспорт элемтәсе бозылмаган, торак пунктка юл бар. Тымытык бистәсе өчен Октябрьск шәһәре аша урап узу маршруты планлаштырылган», - диелә ведомство хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot