news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Башкортстан административ үзәкләре арасында шәһәр яны поездлары йөри башлый

Татарстан һәм Башкортстан административ үзәкләре – Бөгелмә һәм Кандраны турыдан-туры шәһәр яны поездлары тоташтырды. Алар көндәлек режимда йөри, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясенең матбугат хезмәте.

6791нче һәм 6793нче номерлы поездлар 4.59 һәм 13.27 сәгатьтә Кандра станциясеннән китә. Кире юнәлештә Бөгелмәдән 6790нче һәм 6792нче номерлы электричкалар 8.01 һәм 17.26 сәгатьтә юлга чыга. Маршрутның озынлыгы 2 сәгать 12 минут.

Тукталышлар Бикмәт, Өсән, 1352нче чакрым тукталыш пункты, Туймазы, Исметово, Урыссу, Ютазы станцияләрендә, 1302нче чакрым, 1283нче чакрым тукталыш пунктларында каралган.

«Маршрутларда барлык федераль ташламалар, шулай ук студентлар һәм мәктәп укучылары өчен ташламалар гамәлдә», – дип билгеләп үтәләр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, 14 гыйнварда Чаллы һәм Бөгелмә арасында тимер юл элемтәсе ачылачак. Шәһәр яны поездлары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк. 6765/6766нчы Чаллы – Бөгелмә поезды 6.34 сәгатьтә китәчәк һәм 11.23 сәгатьтә киләчәк. Бөгелмәдән 6767/6768нче номерлы электричка 12.53 сәгатьтә барачак һәм Чаллыда 17.20 сәгатьтә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100