news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм башка төбәкләрнең мәдәният учреждениеләре ремонтына 675 млн сум бирелгән

Россия Хөкүмәте Татарстанда һәм башка биш төбәктә мәдәният учреждениеләре капиталь ремонтын һәм реконструкцияне тәмамлауга 675 млн сумнан артык акча җибәрәчәк. Бу карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

«Бу акча ярдәмендә 2024 елда 6 төбәктә 25 мәдәният учреждениесе ачылачак», дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Татарстанда Казан Яшь тамашачы театрына һәм мәдәният йортларына капиталь ремонт ясау турында сүз бара. Моннан тыш, Алтай, Дагыстан, Ингушетия, Чечня республикаларында һәм Ставрополь краенда мәдәният йортлары яңартылачак.

Төбәкләрдә театрларны реконструкцияләү һәм мәдәният йортларын капиталь ремонтлау «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

«Татар-информ» агентлыгы Казан Яшь тамашачы театрында капиталь ремонт башланды дип хәбәр иткән иде. Ул вакытта эшләрнең бәясе 50 млн сумнан артык, дип бәяләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot