Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Әфганстанның Фәннәр академияләре җитәкчеләре видеоэлемтә аша аралашты
ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында Әфганстан Ислам Әмирлеге Фәннәр академиясе президенты Фәридуддин Мәхмүт белән очрашты. Очрашу Россия мөселманнары патриотик хәйрия фонды һәм Әфганстанның Россия эшлекле үзәге ярдәмендә узды.
Сөйләшү барышында 2021 елда имзаланган килешү нигезендә ике яклы фәнни хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышу булды.
«Очрашуда Әфганстан ягы Әфганстан татарларының милли мәдәниятен һәм телен үстерүгә ярдәм итү темасына аерым тукталды. Бүгенге көндә Әфганстан татарлары советы 3 миллионнан артык татарны берләштерә. Әфганстан Фәннәр академиясе бинасында өч елдан артык Әфганстан татарлары мәдәнияте музее эшли. Әфганстанның Төньяк провинцияләрендә, татарлар яшәгән урыннарда, мәктәпләрдә татар теле укытыла», - дип сөйләде «Татар-информ»га Россия мөселманнары патриотик хәйрия фонды генераль директоры, Әфганстанның Россия эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.
«Бу эшне Россия мөселманнары патриотик хәйрия фондының Әфганстандагы вәкиллеге Әфганстанның Россия эшлекле үзәге ярдәмендә алып бара. Шулай ук безнең фондның белгечләре Болгар һәм татар тематикасына борынгы кулъязмаларны өйрәнү белән шөгыльләнә», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Очрашу нәтиҗәсендә яклар уртак фәнни-тикшеренү проектларын булдыру, фәнни конференцияләрдә һәм конгресс-күргәзмә чараларында катнашу турында килеште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз