news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Әфганстан туры авиаэлемтә, инфраструктура проектлары турында фикер алышты

Татарстан һәм Әфганстан туры авиаэлемтә, инфраструктура проектлары турында фикер алышты
Фото: Әфганстан Ислам Әмирлеге Хөкүмәтенең матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Әфганстанның транспорт һәм логистика инфраструктурасына зур күләмле инвестицияләр кертү мөмкинлеген караячак. Әфганстанның транспорт һәм гражданнар авиациясе министры мулла Хәмидулла Ахундзадә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белән очрашу нәтиҗәләре буенча шулай дип белдерде. Бу хакта «Бахтар» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Әфганстан министры сүзләренчә, узган очрашу барышында транспорт һәм логистика өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне ныгытуга, шулай ук КамАЗ автомобильләренә техник хезмәт күрсәтү үзәген ачуга төп игътибар бирелгән. Моннан тыш, Әфганстан һәм Россия Федерациясе арасында коммерцияле йөк ташу күләмнәрен арттыру мәсьәләләре дә күтәрелгән.

«Татарстан инвесторлары өчен Әфганстанның үсеп килүче транспорт секторында инфраструктура проектларында катнашу өчен уңай шартлар туды», – дип белдерде Хәмидулла Ахундзадә.

Үз чиратында, Олег Коробченко Кабул белән Казан арасында туры авиаэлемтә булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте һәм Татарстанның Әфганстан белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итәргә әзер булуын раслады.

Әфганстан белән Татарстан арасында туры элемтә булдыру идеясен Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин да хуплады.

«Казан белән Кабул арасында туры авиаэлемтәне җайга салу, һичшиксез, эшлекле һәм инвестицион эшчәнлекне активлаштыруга ярдәм итәчәк. Икътисади, мәдәни һәм фәнни элемтәләрне ныгытачак», – диде Хәбибуллин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

news_right_1
news_right_2
news_bot