Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халыкта яңа машинага ихтыяҗ буенча алдынгы төбәкләр арасына кергән
Республикада яшәүчеләр 2020 елда 63,6 мең яңа машина сатып алган.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан 2020 елда сатып алынган яңа җиңел автомобильләр саны буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны яулаган. Республикада яшәүчеләр барлыгы 63,6 мең машина сатып алган.
«Автостат» агентлыгы хәбәр иткәнчә, яңа автомобильләргә ихтыяҗ буенча Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, шулай ук Санкт-Петербург Татарстанны узып киткән. Әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләр 196,4 мең, 110,5 мең һәм 86,2 мең машина сатып алган.
Краснодар крае (55,3 мең) – бишенче урында. Яңа машиналарга ихтыяҗ буенча Федерация субъектларының беренче унлыгына шулай ук Башкортстан Республикасы, Свердловск, Самара, Чиләбе һәм Ростов өлкәләре кергән.
Шул ук вакытта, агентлык экспертлары билгеләп үткәнчә, «2020 елда югарыда санап үтелгән төбәкләрдә яңа җиңел автомобильләр базарында күрсәткечләр кимегән». Аерым алганда, Татарстанда коронавирус пандемиясе чорында ихтыяҗның кимүе 2019 ел белән чагыштырганда 6,7 процент (68,2 мең урынына 63,5 мең машина) тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз