news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халыкның хәйрия активлыгы буенча Россия төбәкләре унлыгына кергән

Республикада яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы елга кимендә бер тапкыр хәйриячелек эшчәнлегендә катнашкан

  (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Россия төбәкләренең хәйрия рейтингына кергән, шулай итеп, республика 8 нче урынны били. Россия ярдәм фонды заказы буенча үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре шундый.

Ел дәвамында 56,7 процент татарстанлы бер генә тапкыр булса да хәйриячелеккә акча күчергән.

Хәйриячеләр саны буенча Дагыстан Республикасы (62,3 процент) лидерлык итә, икенче урында – Сарытау өлкәсе (60,8), өченче – Башкортстан Республикасы (59,4).
Татарстан акчалата ярдәм итүдә катнашу буенча төбәкләр рейтингында 7 нче урынны били. Республиканың эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең 53,4 проценты елга бер тапкыр булса да акчалата ярдәм күрсәткән. Әмма Татарстан волонтерлар хәрәкәтенә җәлеп итү буенча лидерлар унлыгына кермәгән (14 нче урын), ә менә республика таныш булмаган кешеләргә ярдәм итү буенча - 9 нчы урында.

news_right_1
news_right_2
news_bot