Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халыкларының Дуслык йорты каршында китап алмашу мөмкинлеге барлыкка килде
Махсус китап киштәсендә шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов китаплары да бар.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан халыкларының Дуслык йорты каршында #буккроссинг проекты ачылды. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.
Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова «ирекле китапханә»дә үзенең «Язмышлар такыясы» китабын калдырган. Биредә Дуслык йорты директоры Ирек Шәриповның Удмуртиядә милли хәрәкәт турындагы китабы да бар. Китапларны Дуслык йортына килгән кунаклар алып таныша яки, алып килгән китабын калдырып, үзенә алып китә ала.
«Үзара китап алмашу проекты киң таралган, китап сөючеләр яратып кабул иткән проект», диелә бу хәбәрдә.
Дуслык йорты «кунак» китаплар өчен махсус өй — китап киштәсе дә булдырган. Аны Кайбычтан Рөстәм Галиуллин ясап бүләк иткән.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Татарстан Язучылар берлеге (@soyuzpisateleyrt)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз